Россия Социаль фондының Татарстан Республика булекчэсендә беренче коллегиясе

2023 елның 3 феврале, җомга

Россия Социаль фондының Татарстан Республика булекчэсендә беренче коллегиясе

 

Коллегия - Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара (уңайлы булсын өчен закон чыгаручы тарафыннан берләшкән структура - Россия Социаль фонды атамасының кыскартылган варианты - РСФ  тәкъдим ителде). Фонд Пенсия фондын үзгәртеп кору,  бер үк вакытта аңа социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Берләшү турындагы карар социаль өлкәне камилләштерү максатларында кабул ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә Россиянең социаль фонды рәсми рәвештә эшли башлады.

 Яңа фонд эштә бердәм цифрлы платформаны кулланачак. Бу гражданнарга социаль ярдәм чаралары алу өчен мөрәҗәгать итү тәртибен гадиләштерәчәк.

Индексация-2023

  2023 ел башыннан Социаль фонд иминият пенсияләрен 4,8%ка индексацияләде. 2023 елның 1 февраленнән барлык социаль түләүләр (айлык акчалата түләү, социаль хезмәтләр жыелмасы, ана капиталы) 11,9% ка, индексацияләнәчәк. 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 3,3% ка артачак. Августта, гадәттәгечә ,2022 елда эшләгән, алар өчен иминият кертемнәре түләнгән пенсионерларның пенсияләре күләменә төзәтмәләр кертеләчәк.

Новелла-2023

 2023 елдан Салым, Гражданлык, Хезмәт кодексы нигезләмәләренә түбәндәге яңалыклар белән бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелде:

  - мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәренең бердәм тарифы билгеләнде - базаның чик зурлыгы кысаларында хезмәткәрнең хезмәт хакыннан 30 % һәм аннан югарырак - 15,1 %. Пенсия һәм социаль иминиятләштерүгә кертемнәр исәпләү өчен базаның  чик зурлыгы - 1 миллион 917 мең сум;

 

 

- гражданлык-хокукый килешүләр төзегән хезмәткәрләргә эш бирүчеләрнең мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәре.  Бу исә хезмәткәргә, декрет түләүләрен дә кертеп, бала табуга бәйле  хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр  алу хокукы бирә;

 - иминият кертемнәрен түләү сроклары, шулай ук хисап тапшыру сроклары үзгәртелде, 2023 елдан башлап иминиятләштерүчедән хисап чорындагы шәхси исәп белешмәләре белешмәләрнең бердәм формасы составында алыначак;

 - мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар өчен хезмәт килешүен туктатып тору күздә тотыла, ә мобилизация чорында, хәрби хәлнең гамәлдә булу вакытында  ирекле формированиеләрдә булу периоды  иминият стажына кертелә. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты ташламалы тәртиптә, ягъни икеләтә күләмдә исәпләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү вакыты хәзер махсус стажга  кертелә.

Социаль ярдәм чаралары

2023 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә һәм бала туу белән бәйле социаль ярдәм чараларының бербөтен системасы булдырылды. Ул  туганнан алып 17 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, шулай ук йөклелекнең  иртә срогында медицина учреждениесендә исәпкә баскан хатын-кызларга түләнә. Пособие билгеләү турында карар мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәсе буенча кабул ителә. Түләү күләме: Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 50, 75 яисә 100 % ы (11 852 сум).

Ана капиталына сертификат

 Ана капиталы - балалар тууга бәйле социаль ярдәм чараларының акчалата чагылышында иң зурысы. 2022 елда аның күләме 524 һәм 693 мең сум тәшкил иткән. Соңгы ике елда сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2022 елда Пенсия фонды  ана капиталына 23,5 мең сертификатны  аналардан гариза алмыйча гына рәсмиләштергән. Гаиләләрнен 86% ы ана капиталыннан тулысынча яки өлешчә файдаланган. Алдагы еллардагы кебек үк, сертификат ияләренең күпчелек өлеше акчаны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән. 2023 елның 1 февраленнән ана капиталы 11,9% ка индексацияләнәчәк.

 

 

 

Дәүләт хезмәтләре

 2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд органнары халыкка 242 төрле хезмәт  һәм сервис , шул  исәптән  213  хезмәт  күрсәтү һәм 29 сервис күрсәтә. СФ органнарынын  213 хезмәте 62 хезмэт курсэту торенэ тупланган, шуларның

58е цифрлы форматта күрсәтелә. Россия социаль фондының 31 хезмәтеннән файдалану өчен купфункцияле узәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 2022 елда Россия  Пенсия  фондының Татарстан Республикасы  буенча  бүлеге тарафыннан  күрсәтелгән  610 мең дәүләт хезмәтенен  76,2%ы (465 мең) электрон  формада  бирелгән. Социаль иминиятләштеру фондының  төбәк бүлеге  2022 елда дәүләт  хезмәтләре  күрсәтүгә 557 меңнән артык гариза кабул иткән, шуларның 490 меңнән  артыгы электрон  рәвештә  алынган, бу гаризаларнын гомуми санының 88%ын тәшкил итә.

Социаль иминиятләштерү фонды нәтиҗәләре

 2022 елда Федераль иминият фондынын төбәк бүлеге тарафыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык һәм ана булуга  бәйле рәвештә 1,7 миллион сумнан артык пособие түләнгән. Әлеге төр пособиеләргә барлыгы 20,4 млрд. сум акча җибәрелгән.

Электрон һәм проактив

2022 елның 1 гыйнварыннан «Иминият тәэминатының турыдан-туры түләүләре» механизмы социаль пособиеләрне түләү өчен проактив (гариза кабул итмичә) вариантта эшләде. Республиканың барлык медицина учреждениеләре дә эшкә яраксызлыкның электрон кәгазьләрен формалаштыру буенча электрон хезмәттәшлеккә кушылды. Бала тудыру сертификаты электрон форматка күчерелде (40 меңгә якын электрон  сертификат рәсмиләштерелде, медицина оешмаларына 355 миллион сумнан артык суммага 106 мең электрон бала табу сертификаты талоны түләнде).

Тернәкләндерүнең техник чаралары

2022 елда Татарстанда яшәүче гражданнарнын ташламалы категориясен  тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча  чыгымнар 1,3 миллиард сум тәшкил итте. Мөмкинлекләре чикле  гражданнарга 11,5 миллион данәдән артык товар бирелгән. 2022 елда Социаль иминият фондының төбәк бүлегенә тернәкләндерүнең әзер техник чараларын сатып алуга электрон сертификат

 

бирү турында 2,8 мең гариза бирелгән. Шуларнын 550се электрон сертификатлар рәвешендә  40,8 миллион сумлык  ярдәм белән тәэмин ителгән. 2023 елда электрон сертификат буенча протезлар сатып алырга һәм әзерләүгә заказ бирергә мөмкин булачак.

Медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләр

Коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтүче медицина һәм социаль хезмәткәрләргә якынча 2,6 млрд. сумлык 154 меңнән артык махсус социаль түләүләр күчерелде.

Субсидияләр

Эш бирүче чыгымнарын өлешчә компенсацияләү максатларында эшкә урнаштырылган эшсез гражданнар арасыннан хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүгә 23 миллион сумлык субсидияләр күчерелгән. 2023 елга эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын алга таба гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Ташламаларга ия булучыларны шифаханә-курортларда  дәвалау

 2022 елда ташламалы категориядәге гражданнарның шифаханә-курорт дәвалануына социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлегенә 210 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Сатып алынган 8 мең санатор-курорт юлламасы белән ташлама хокукы булган 7 меңнән артык кеше сәламәтлеген ныгыткан, шуларнын 805е - инвалид балалар. Бер меңгә якын юллама инвалид балаларны һәм  1 төркем инвалидларны озата баручыларга бүлеп бирелгән.

Юлламалар белән тәэмин итүгә чиратта 60 яшьтән 64 яшькә кадәрге ташламалы категориядәге 6,6 мең граждан, 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 18 меңнән артык кеше тора.

 Эш урынында бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләүгә чыгымнар 2022 елда  2,4 млрд. сум тәшкил иткән. Ел ахырына Фондның Региональ бүлегендә әлеге төр иминият тәэмин ителеше буенча 11,3 меңнән артык кешенең  ярдәм алуы теркәлгән.

2022 елда мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә кергән иминият кертемнәре күләме  4,1 млрд. сум тәшкил иткән (бурыч - 224,4 миллион сум). Россия социаль фондының республика бүлеге өчен 2023 елда

 

 

иминиятләштерүчеләрнең түләү дисциплинасын арттыру бурычы актуаль булып кала.

 

 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –

үзәге  8 800 6-000-000

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

        www.vk.com/sfr_rt,

   www.ok.ru/group/sfrtatarstan

       https://t.me/PFRTATARbot  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International