Су басу куркынычы янаганда.

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Алдагы очракларда нәрсә эшләргә:
1. Сезнең йортыгызга су басу куркынычы янаганда:
· электр энергиясен сүндерегез;
· җылыту мичләрендәге утны сүндерегез;
· йорт алдындагы барлык берке-телмәгән әйберләрне кертеп ку-егыз яки беркетегез;
· барлык кыйммәтле әйберләрне чарлакка яки өске катларга меңгерегез;
· аскы каттагы ишекләрне һәм тәрәзәләрне фанера яки агач так-талар белән кадаклап куегыз (бу тәрәзә пыялаларын йөзүче чуп-чардан һәм бүрәнәләрдән саклап калачак);
· торак йортларны һәм милекне иминиятләштерү турында алдан кайгыртыгыз.
2. Эвакуация башлангач:
· тынычлыкны саклагыз;
· күршеләрне кисәтегез, балалар-га, инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез;
· акча һәм документларны поли-этиленга төрегез;
· үзегез куллана торган дарулар-ны әзерләгез;
· үзегез белән мендәр тышы һәм җәймә, бәдрәф кирәк-яраклары, җылы һәм җиңел эйберләрне генә алыгыз;
· коткаручылар киңәшләрен төгәл үтәгез;
· ярдәм килгәнче яки су дәрәҗәсе төшкәнче йортның өске катларн-да һәм түбәсендә булыгыз;
· сезне тизрәк табу максатларын-да сигнал бирегез: якты вакытта – ак яки төсле япма белән болгап яки аны элеп куеп, караңгы вакы-тта – ут сигналы яки вакыт-вакыт тавыш белән.
3. Су дәрәҗәсе күтәрелгәндә:
· Мөмкин кадәр күбрәк суда бат-мый торган әйберләр җыярга (мөмкин булганда, бергә бәйләп) тырышыгыз. Бу – машина каме-ралары, бүрәнәләр, өстәлләр булырга мөмкин. Һәрхәлдә, кием астына капкачлары яхшы ябылган пластик шешәләр кы-стырыгыз.
4. Су дәрәҗәсе түбәнәйгәндә:
· йортка керү алдыннан йортның төп корылмалары төзек хәлдә икәнен ачыклагыз;
· йортны җилләтегез, газ, электр һәм су белән куллану белгечләр газ чыгу куркынычы булмауга инангач кына рөхсәт ителә;
· суга ләккән ризыкны ашамагыз;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International